Барлык яңалыклар
Сәхнә
29 ноябрь 2023, 23:40

Тинчуринлыларга йөрибез! Бетте-китте!

29 ноябрь Уфада Татарстанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольләре башланды.

Тинчуринлыларга йөрибез! Бетте-китте!
Тинчуринлыларга йөрибез! Бетте-китте!

Тамашалар Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында бара. Гастроль нибары дүрт көн дәвам итәчәк. Тинчуринлылар  Уфа тамашачысына өч комедия һәм бер драма алып килгән.

Гастрольләр Ләйсән Әминеваның “Яратам! Бетте-китте!” исемле җырлы-биюле комедиясе белән башланды. Режиссеры Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Тамаша Җиләкле алан авылында бара. Иренә үпкәләгән Гөлия авылга качып килә. Аны эзләп ире Роман да килеп төшә. Алар бер-берсен  яраталар һәм тамаша ахырында кабат бергә калалар. Романны эзләп килгән бабасы Самат та авылда беренче мәхәббәтен очратып кавыша. Гөлияне озатып  килгән егет – Аяз да авыл кызына гашыйк була. Гөлиянең иптәш кызы да авылга килеп мәктәп директоры – Рафинад белән дуслаша. Шулай итеп, берничә пар барлыкка килә. Сюжет бик гади һәм примитив кебек кабул ителсә дә, авылларның бетүгә баруы, гаиләләрнең юкка гына таркалуы, сандыкка бикләнгән гореф-гадәтләр кебек тирән проблемалар күтәрелә.

Аяз ролен башкарган Илфак Хафизов һәм Рафинад ролен уйнаган Салават Хәбибуллин тәнәфестә журналистлар белән очрашты. Алар бу тамашаларның бик халыкчан булуын, шуңа уфалыларга тәкъдим итәргә булуларын сөйләде. “Әсәрнең исеме “Хушлашырга ашыкма” дип атала иде, без бу исем халыкны тартмас дип “Яратам! Бетте-китте”гә үзгәртттек дип сөйләде Салават Хәбибуллин.

Тамашаларга билетлар сатылып беткән. Журналистлар арасында “Кияү урлау” комедиясенә билетларның берничә көн эчендә  сатылып бетүен  искә алып, аны өстәмә кую тәкъдимен күтәрүчеләр дә булды.   

 

Эдуард ЗАРИПОВ фотолары.

Тинчуринлыларга йөрибез! Бетте-китте!
Тинчуринлыларга йөрибез! Бетте-китте!
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: