Барлык яңалыклар
Сәхнә
24 ноябрь 2023, 13:12

"Нур" театры Чабаксардан җиңү яулап кайтты!

 Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Фатыйма” драмасы “Чĕкеç” халыкара фестиваленең иң яхшы спектакле дип танылды. Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңде, ә Башкортстанның атказанган артисты Айсылу Гомәрованың Хасибә ролен башкарудагы актерлык осталыгы фестивальнең махсус бүләге белән билгеләнде.

"Нур" театры Чабаксардан җиңү яулап кайтты!
"Нур" театры Чабаксардан җиңү яулап кайтты!

Уфа “Нур” татар дәүләт театры 17-22 ноябрьдә Чабаксарда узган Вера Кузьмина исемендәге I Халыкара милли театрлар фестивалендә катнашты. Чуваш драма театры һәм Чуваш курчак театры сәхнәләрендә Русиянең һәм якын чит илләрдән җиде милли театр үз спектакльләрен күрсәтте. Йөзләгән артистлар алты көн дәвамында тамашачыларны шатландырды. Чувашиянең өч меңнән артык кешесе төрле жанр һәм стильдәге иң яхшы спектакльләр үрнәкләреннән ләззәтләнә алды.
“Нур” театры фестивальдә Зифа Кадыйрова повесте буенча “Фатыйма” драмасын Гөлнур Усманова инсценировкасында тәкъдим итте. Режиссеры – Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин.
Чуваш драма театрында тантаналы ябылу чарасы узды һәм фестивальгә йомгак ясалды.
Жюри рәисе Екатерина Морозова (театр белгече, театр тәнкыйтьчесе, сәнгать белеме кандидаты, Россия Театр сәнгате институты доценты, “Г. Г. Дадамян мәктәбе” югары сәхнә сәнгате мәктәбе педагогы, дәүләт сәнгать белеме институтының өлкән фәнни хезмәткәре, “Алтын битлек” Милли театр премиясе эксперты), Айсылу Сәгыйтова (театр белгече, театр тәнкыйтьчесе, сәнгать белеме кандидаты, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының сәнгать тарихы һәм теориясе кафедрасы доценты) һәм Ольга Тургай (Чуашстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең Язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, Семен Эльгер, Михаил Сеспель, Марфа Трубина исемендәге премияләр лауреаты, “Чувашия” телерадиокомпаниясе радиотапшырулар хезмәтенең шеф-редакторы) фестивальгә йомгак ясадылар, җиде номинациядә җиңүчеләрне билгеләп үттеләр.

Болар: иң яхшы спектакль, иң яхшы режиссер, иң яхшы хатын-кыз һәм ир-ат рольләре, икенче пландагы иң яхшы роль, иң яхшы актерлар ансамбле.
Уфа театрының “Фатыйма” драмасы “Иң яхшы спектакль” номинациясендә җиңү яулады. Төп Фатыйма ролен башкаручы – Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңде, ә Башкортстанның атказанган артисты Айсылу Гомәрованың Хасибә ролен башкарудагы актерлык осталыгы фестивальнең махсус бүләге белән билгеләнде.
Спектакльнең режиссеры Азат Җиһаншин спектакльне булдыру процессына үз стилен һәм карашын керткән. Ул һәр образның тирәнлеген һәм катлаулылыгын сурәтләүгә ирешкән, тамашачыга аларның хисләрен һәм кичерешләрен тоярга мөмкинлек биргән. Аның профессиональ һәм нечкә режиссерлык кулъязмасы жюри әгъзалары һәм фестиваль тамашачылары тарафыннан лаеклы бәяләнде.
Чвуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаев билгеләп үткәнчә, “Чĕкеç” милли театрлар фестивале Чувашиядә ике елга бер тапкыр үткәреләчәк.

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.
Игорь Гаврилов фотолары.

"Нур" театры Чабаксардан җиңү яулап кайтты!
"Нур" театры Чабаксардан җиңү яулап кайтты!
"Нур" театры Чабаксардан җиңү яулап кайтты!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: