Барлык яңалыклар
Сәхнә
30 октябрь 2023, 09:58

Зита белән Гитаны хәтерлисезме?

Игезәк кызларны уйнаган Хема Малини нихәлдә?

Зита белән Гитаны хәтерлисезме?
Зита белән Гитаны хәтерлисезме?

1976 елда  Зита һәм Гита тарихы совет кинозалларында 55 миллионнан артык тамашачы җыйган иде.

Рамеша Сиппи картинасында игезәкләрнең икесен дә бер актриса – биюче Хема Малини уйнады. Бу фильм  – аның  ире Дхармендр белән парлап эшләгән кырык фильмның берсе.

Малининың кинематографиядә язмышы уңышлы булган: 160тан артык роль уйнаган, шулай ук байтак режиссерлык һәм продюсерлык проектлары башкарып чыккан.

2000 елларда ул сәясәт белән шөгыльләнә башлый: Һиндстан парламентының югары һәм түбән палаталарына сайлана, 2010-2011 елларда Һинд халык партиясенең генераль секретаре була.

Хәзерге көндә Хема Малинига 74 яшь.  Дхармендр белән никахта туган кызлары Эша һәм Ахан икесе дә бию белән шөгыльләнә, Эша кинода  да төшә.

Чыганак: РИА Новости.

Фото: филм.ру.

Зита белән Гитаны хәтерлисезме?
Зита белән Гитаны хәтерлисезме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: