Барлык яңалыклар
Сәхнә
4 октябрь 2023, 10:18

Улы һәлак булган ана фронтка киткән

Махсус хәрби операциядә улы һәлак булганнан соң, ул яу кырына китәргә карар иткән. 

Улы һәлак булган ана фронтка киткән
Улы һәлак булган ана фронтка киткән

Хәрби пешекчеләр курсын үткәч, ханым Оборона министрлыгы белән контракт имзалаган. "Башкорт батальоны" Телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, ул якташлары белән бергә хезмәт итәргә теләгән, шуңа күрә Радий Хәбиров аңа "Башкортостан" мотоукчылар полкына күчәргә ярдәм иткән.

"2022 елның 5 маенда минем улым СВО территориясендә һәлак булды, һәм мин китәргә карар кылдым. Ел буе эләгә алмадым, мине алмадылар, чөнки белемем юк. Хәрби пешекчеләр курсын үтәргә туры килде", -- ди ул.

СВОда катнашу өчен пешекчеләр төркеме быел июньдә әзерләнгән иде. Хәрби пешекчеләр өчен курслар Башкортстан хәрби комиссариаты гаризасы буенча ачылды. Күптән түгел  хәрби пешекчеләрнең икенче командасы оештырылды.

Чыганак: Башинформ.

Улы һәлак булган ана фронтка киткән
Улы һәлак булган ана фронтка киткән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: