Барлык яңалыклар
Сәхнә
3 октябрь 2023, 09:55

“Ядәч” – Уфада!

Кичә Уфаның “Родина” кинотеатрында татар телендәге “Ядәч” нәфис фильмының премьерасы һәм аның режиссеры Байбулат БАТУЛЛА белән очрашу узды.

“Ядәч” – Уфада!
“Ядәч” – Уфада!

Сентябрь-октябрь айларында Уфаның “Родина” кинотеатрында татар һәм рус телләрендәге “Ядәч” фильмының премьералары үтте. 18 сентябрьдә фильмның “Бери и помни” дип аталган русча варианты беренче тапкыр Башкортстан тамашачысы хозурына чыгарылса, 2 октябрьдә аның татарча оригиналы сынау тотты. Татарча премьерага фильмның режиссеры Байбулат Батулла үзе дә килгән иде. Әйткәндәй, ул Татарстан халык язучысы Рабит Батулланың улы. Әтисе, инде 85 яшьтән узуына карамастан, “Ядәч”тә төп рольләрнең берсен уйнады. Аның хатыны Суфияны уйнаган Роза Хәйруллина башкарган образының драматизмы, фәлсәфи тирәнлеге белән тамашачыны үзенә әсир итте.

Әсәрнең үзәгендә яткан проблемалар бихисап. Алар исәбенә озак бергә яшәгән гаиләләрдәге рухи кризис та, аталар һәм балалар проблемасы да, тел, милләт югалу, мәктәпләрнең ябылу мәсьәләләре дә бар. Алар барысы да кечкенә Илһамның (Юныс Таиров башкаруында) язмышы аша бар тулылыгы белән ачыла. Фильмның финалы барыбер күңелдә киләчәккә өмет уята.

Татар телендәге премьераның ахырында Байбулат Батулла тамашачыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Фильмның бюджеты зур түгел – ул 35 миллион сумга төшкән икән, шуның 10 миллионы сатылган билетлар аша кире кайткан да инде. “Ядәч” икътисади яктан үзен акласын өчен, прокаттан 70 миллион сум керергә тиеш. Һәм моңа өмет зур, чөнки тамашачылар соравы буенча “Родина” аның өстәмә сеансларын игълан итте. Бу исә милли кинематографның киләчәге булуына өмет уята.

“Ядәч” – Уфада!
“Ядәч” – Уфада!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: