Барлык яңалыклар
Сәхнә
30 сентябрь 2023, 19:27

Ф. Гаскәров ансамбле сезонны ачты

Биючеләр безне яңа программалар белән сокландырачак.

Ф. Гаскәров ансамбле сезонны ачты
Ф. Гаскәров ансамбле сезонны ачты
Ансамбль 27 сентябрьдә яңа иҗат сезонын ачып җибәрде. Тиздән беренче гастрольләр көтелә. Октябрьдә биючеләр Саратов һәм Ростов-на-Дону шәһәрләрендә чыгыш ясаячак. Ноябрьдә аларны  Тобол, Төмән һәм Курган көтә.
Ансамбльнең оркестры «Музыкаль шкатулка» концерт программасын әзерли.  Уфа мәктәпләре укучылары өчен оркестрның һәм солистларның беренче концертлары октябрь аенда узачак.
Ноябрьдә Фәйзи Гаскәров ансамбле «Синегорье» халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә катнашачак. Фестиваль кысаларында коллектив Чиләбе өлкәсе шәһәрләрендә, Троицк, Златоустта һәм башка шәһәрләрдә концертлар белән чыгыш ясаячак.
Актив гастроль эшчәнлеге белән параллель рәвештә ансамбльдә яңа хореографик әсәр кую процессы бара. "Унике ай" яңа ел балет-әкияте өстендә эшләүләрен дәвам итәләр. Фәйзи Гаскәров ансамбле өчен балет-әкият --  өр-яңа формат, моңарчы репертуарда моңа охшаш әсәр юк иде әле.
Атаклы балетмейстер һәм педагог Һашим Мостаевның 105 еллыгына "Канатлы (Окрыленный)" концерт программасы әзерләнә. Аңа Һашим Мостаев тарафыннан Фәйзи Гаскәров ансамбле өчен куелган «Азамат», «Чәчәк атучы курай», «Куба биюе», «Беләзекләр чыңы», «Ирәндек», «Француз яулыгы» һәм башка биюләр, композицияләр керәчәк.
 
Чыганак: Башинформ.
Ф. Гаскәров ансамбле сезонны ачты
Ф. Гаскәров ансамбле сезонны ачты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: