Барлык яңалыклар
Сәхнә
28 сентябрь 2023, 09:24

“Туган тел” җыр бәйгесенә чакыра!

XV «Туган тел» республика татар җыры бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

“Туган тел” җыр бәйгесенә чакыра!
“Туган тел” җыр бәйгесенә чакыра!

XV «Туган тел» республика татар җыры конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Проект милли җыр сәнгатен пропагандалауга, халык иҗаты традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән.

Бәйгедә үзешчән һәм профессиональ җырчылар, 12 кешегә кадәрле вокаль ансамбльләр катнаша ала. Үзешчән һәм профессиональ ялгыз башкаручылар жюри тарафыннан аерым номинацияләр билгеләнгән. Профессиональ башкаручылар исемлегенә концерт оешмаларында эшләүчеләр, махсус вокаль белеме булган җырчылар, музыка белеме бирүче махсус урта һәм югары уку йортларының вокаль бүлекләре студентлары керә.

Чара кысаларында конкурс тикшерүе, түгәрәк өстәл, татар җырын башкару үзенчәлекләре буенча осталык дәресләре һәм җиңүчеләрнең йомгаклау концерты үткәрү планлаштырыла.

Конкурсны оештыручылар: Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика Халык иҗаты үзәге, Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы хакимияте, “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы. Конкурсның партнерлары: Башкортостан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге.

Гаризалар 2023 елның 7 ноябренә кадәр [email protected] электрон адресына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 289-66-47, 8-905-355-44-20, 8 (347) 87-2-27-71.

Чыганак: https://rcntrb.com/ru

“Туган тел” җыр бәйгесенә чакыра!
“Туган тел” җыр бәйгесенә чакыра!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: