Барлык яңалыклар
Сәхнә
28 сентябрь 2023, 13:40

Дөнья ни өчен аклы-каралы?

Кичә популяр җырчы һәм композитор Алмаз һәм Айдар ЮНЫСОВларның “Аклы-каралы дөнья” дип аталган беренче шигъри җыентыгының презентациясе узды.

Дөнья ни өчен аклы-каралы?
Дөнья ни өчен аклы-каралы?

Бертуган Алмаз һәм Айдар ЮНЫСОВларның исемнәре республика сәнгать сөючеләренә күптән мәгълүм. Ләкин аларның шигъри җыентыклары чыгуы күпләр өчен сенсация булды. Кичә игезәк егетләр шул уңайдан “Йәшлек-House” музыкаль кафесында кечкенә китап туе үткәрде. Җырчылар янына кунакка китапны нәшерләүдә катнашучылар, журналистлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре килгән иде.

Китапны тәкъдим иткәндә, егетләр, тыйнаклык күрсәтеп, үзләренең профессиональ шагыйрь түгел, җыр текстлары авторы булуларын ассызыклады. “Аклы-каралы дөнья”ны нәшер иткән З. Биишева исемендәге Башкортстан китап нәшриятының Республика халыклары әдәбияты редакциясе мөдире Гөлшат АБДУЛЛИНА, Башкортстан Язучылар берлегенең Татар иҗатчылары берләшмәсе рәисе Руслан СӨЛӘЙМАНОВ җыентыкның басылу тарихы турында сөйләделәр. Яшь авторларны Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе, “Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы Әлфрид ДӘҮЛӘТШИН һәм башка җәмәгать эшлеклеләре тәбрикләде. Аннан соң егетләр журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Ни өчен китап “Аклы-каралы дөнья” дип атала соң? Моның берничә сәбәбе бар икән. Беренчедән, фани дөнья бертөрле генә түгел, анда һәрвакыт ак һәм кара төсләр, шатлык һәм кайгы берегеп килә. Икенчедән, егетләрне бөтен татар-башкорт дөньясына таныткан баян төймәләре дә аклы-каралы. Өченчедән, ак һәм кара төс бер-берсеннән башка яши алмаган кебек, игезәк егетләр дә, кайчак фикерләре һәм холыклары аерылып китүгә карамастан, һәрвакыт бергә.

Кичә ахырында бертуган Юнысовлар бергәләп иң популяр җырларын башкардылар. кунаклар белән бергә фотога төштеләр.

13 октябрьдә Уфаның Яшьләр мәдәният сараенда Алмаз һәм Айдар ЮНЫСОВларның 10 еллык сәхнә эшчәнлегенә багышланган юбилей концерты узачак. Килми калмагыз, дуслар!

Эльвина ШӘЙБӘКОВА фотолары.

Дөнья ни өчен аклы-каралы?
Дөнья ни өчен аклы-каралы?
Дөнья ни өчен аклы-каралы?
Дөнья ни өчен аклы-каралы?
Дөнья ни өчен аклы-каралы?
Дөнья ни өчен аклы-каралы?
Дөнья ни өчен аклы-каралы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: