Барлык яңалыклар
Сәхнә
18 сентябрь 2023, 10:38

Тиздән премьера!

"Нур"да тиздән премьера көтелә. Театр безне нинди яңалыклар белән гаҗәпләндермәкче?

Тиздән премьера!
Тиздән премьера!

"Нур" театры Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" трагедиясе буенча спектакль әзерли. Спектакльнең режиссеры һәм музыкаль бизәүчесе – Башкортстанның халык артисты, Ш.Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин.

Спектакльнең сәнгатьчә бизәлеше рәссамнар Полина Емельянова һәм Алия Бәйрәмгуловага ышанып тапшырылган. Пластик чишелеш белән Андрей Сорокин шөгыльләнә. Премьера 20, 21 октябрьгә билгеләнгән. Хәзер исә барлык цехларда да грандиоз әзерлек эше бара. Костюмнар тегәләр, декорацияләр ясыйлар. Музыка кораллары махсус рәвештә хәтта Казахстаннан да китертелгән! Спектакльне театрның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Башкортстан Республикасының халык артисты Юлай Үзәнбаев җитәкчелегендәге оркестр бизәячәк.

Премьерада очрашканга кадәр!

Ләйсән Сираева.

Тиздән премьера!
Тиздән премьера!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: