Барлык яңалыклар
Сәхнә
6 сентябрь 2023, 11:33

Гүзәл УРАЗОВА җитезлектә яшен белән ярышырга әзер

Инде өч ай тирәсе ул ал-ял күрмичә концертларына әзерләнә.

Гүзәл УРАЗОВА җитезлектә яшен белән ярышырга әзер
Гүзәл УРАЗОВА җитезлектә яшен белән ярышырга әзер

Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында түбәндәгеләрне хәбәр итте:

– Инде 3 ай тирәсе, 24/7 режимында яшибез. Бу сезонда концерт группасын ике тапкыр арттырдык. Рәсәй  буенча 25 кеше, өч фура белән йөриячәкбез. Сәхнәне корырга гына 8 сәгать вакыт китәчәк. Махсус конструкторлар, инженер- прочнистлар, электриклар белән бу сезонга әзерләнгән  трансформер сәхнә инде әзер.

Дүрт ателье 130дан артык сәхнә костюмнары тектеләр. Рәсәйдә беренчедән булып яңа төрле видеоэкраннар, ут приборлары, проекцион җиhазлар алып кайттык. Егетләр шаярып, безгә үзебез белән 100 квт электростанция генә йөртәсе калды инде, дип көләләр.

Сез ишетмәгән яңа җырлар, элекке, сез белгән җырлар яңа форматта  өзлексез тематик блоклар белән үрелеп барачак.

Без бу концерт сезонында перезагрузка эшлибез.

Милли сәнгатебез, эстрадабыз бер урында торырга тиеш түгел. Яшен тизлегедәй үзгәрүчән дөньяда без аннан да җитезрәк булырга тиеш, килешәсезме?

Популяр җырчы язмасын: “Казанда УНИКС концертлар залында 10 көн буена узачак концертларыбызга 15 көн калды. Күрешербез дусларым!” – дип тәмамлаган.

Фото Гүзәл Уразованың Telegram-каналыннан алынды.

Гүзәл УРАЗОВА җитезлектә яшен белән ярышырга әзер
Гүзәл УРАЗОВА җитезлектә яшен белән ярышырга әзер
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: