Барлык яңалыклар
Сәхнә
5 сентябрь 2023, 17:57

Элвин ГРЕЙның Әлмәт шәһәрендәге концертын өзгәннәр

Җырчы язуынча, мондый хәл аның 20 еллык сәхнә карьерасында беренче тапкыр булган.

Элвин ГРЕЙның Әлмәт шәһәрендәге концертын өзгәннәр
Элвин ГРЕЙның Әлмәт шәһәрендәге концертын өзгәннәр

Концерт 3 сентябрьдә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә узарга тиеш булган. Әмма оештыручыларның гаебе аркасында меңнәрчә тамашачы яраткан артистлары белән очрашудан мәхрүм калган. Бу хакта Элвин ГРЕЙ үзенең телеграм-каналында түбәндәгеләрне язып чыкты:

– Әлмәт, өзелгән концерт өчен гафу ит.

Шәһәрдән ике уртаклык исемдәге (Зәлидә һәм Флюра) кеше аркасында  йөрәгем сыкрап китәм. Мин әлегә эмоцияләрдә кайныйм, шулай да коры гына язам: безне чынлыкта бу бәйрәмдә күрергә теләмәделәр. Җыеп әйткәндә, башта минем чыгышым 30 минутка кадәр кыскартылды һәм тереләй уйнаучы төркемемне куллану тыелды. Шулай да концерт башланырга 15 минут кала миңа бер сәгатьлек концерт программасын расладылар (ул 14 җырга исәпләнгән иде, бу хакта алып баручылар сәхнәдән хәбәр итте) һәм музыкантлар белән чыгыш ясарга кулланырга рөхсәт иттеләр. Концерт тәмамланырга 9 минут кала, тупас сүгенү сүзләре, янаулар һәм гаепләүләр белән дорфа рәвештә концертыбызны барыбер өзделәр. 20 ел эчендә тамашачыларга мондый мөнәсәбәтне мин беренче тапкыр күрәм. Теләгән җырларыгызны ишетә алмаганыгыз өчен, өметләрегезне аклый алмаганыгыз өчен тамашачыларым алдында тагын бер тапкыр гафу үтенәм...

Постын тәмамлап, җырчы Татнефть берләшмәсе оештырган бәйрәм концертын яхшы оештырылган, грандиоз “мәрмәр стейкы”, ә үзенең чыгышын өзгән ике ханымны шушы стейкны пычраткан “ике чебен” дип атады. Иң мөһиме, якташыбыз Әлмәттә зур хәйрия концерты оештырып, популяр җырларын тамашачылары белән бергә башкарырга вәгъдә бирде.

Фото: na-zemle-salavata.com

Элвин ГРЕЙның Әлмәт шәһәрендәге концертын өзгәннәр
Элвин ГРЕЙның Әлмәт шәһәрендәге концертын өзгәннәр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: