Асаева пандемия вакытында булган кыенлыклар турында бүлешә. Аның сүзләренчә, ул вакытта ире Вилдан белән акчасыз кала язган. “2019 ел. Мин концертлар бирәм, бар да яхшы, акча да, команда да бар. Без инде киләсе сезонга әзерләнә башлаган идек, көтмәгәндә пандемия башланды. Концерт мәйданчыклары ябылды, билгеләгән тамашалар кичектерелде, һәм бернинди сроклар да әйтелми. Вилдан белән нәрсә эшләргә дә белмибез”, – дип язган җырчы.
Ул билгеләп үткәнчә, аларга социаль челтәрләр һәм бизнес-проектлар финанс тотрыклылыгын тәэмин итәргә ярдәм иткән. Асаева сүзләренчә, элек алар бары тик концерт эшчәнлеге белән акча эшләү турында гына уйлаганнар, әмма пандемия барысын да үзгәрткән.
Фото социаль челтәрдән.