Барлык яңалыклар
Сәхнә
1 август 2023, 12:16

Элвин ГРЕЙ: “Унбер яшемнән мәктәпне ташлап, вагоннар бушаттым”

“Әтиемнең вафатыннан соң әнием өч эштә эшли иде. Аңа ярдәм итәр өчен шулай эшләргә туры килде”, – ди җырчы.

Элвин ГРЕЙ: “Унбер яшемнән мәктәпне ташлап, вагоннар бушаттым”
Элвин ГРЕЙ: “Унбер яшемнән мәктәпне ташлап, вагоннар бушаттым”

Якташыбыз, эстрада “йолдызы” Элвин ГРЕЙ (Радик ЮЛЪЯКШИН) социаль челтәрләрдә үзенең иҗатка ничек килүе, кичергән авырлыклары турында сөйләде.

– Иҗади карьерагызны ничек башлап җибәрдегез?

– Ул чакта карьера турында уйлаган да юк иде. Бик гади килеп чыкты. Миңа 14 яшь. Җәй, авыл дискотекасы, мин бер кызны озатам. Өй капкаларына кадәр илтеп куйдым. Юлда уйланып барам: “Менә “Руки вверх” төркеме бар. Минем кебек малайлар бит инде, ә бөтен танцполлар аларныкы. Ә бит мин дә шулай эшли алам.”

Ул вакытта минем башымда һәрвакыт музыка уйнап йөри иде. Шуны ничектер язып куярга кирәк. Тик ничек?. Моны мин ул вакытта да, әле дә белмим. Шул ук елны Финляндиягә бардым. Шунда магнитофонга беренче җырымны “на-на-на” дип әйтеп яздырдым. Барысы да шуннан башланып китте. Бер ел үтүгә “на-на-на”лап яздырган тулы бер альбомым бар иде инде.

– Авырлыклар да кичерергә туры килгәндер инде?

– О, алар җитәрлек булды. Аеруча әтием үлгәч. нужа шулпасын күп чүмерергә туры килде. 11 яшемдә мәктәпне ташлап, вагоннар бушата башладым. Әтиемнең вафатыннан соң әнием өч эштә эшли иде. Аңа ярдәм итәр өчен шулай эшләргә туры килде. Чөнки ул өйгә төнлә йокларга гына кайта иде. Бу – бик моңсу хатирәләр, мин аларны кабаттан хәтердә яңартырга теләмим.

– Бу тормышта нәрсәгә 100 процентка ышанасыз?

– Мин – үз Ватанымның патриоты. Һәм киләчәктә дә шундый булып калачагыма ышанам.

Фото: krasivoe-foto.ru

Элвин ГРЕЙ: “Унбер яшемнән мәктәпне ташлап, вагоннар бушаттым”
Элвин ГРЕЙ: “Унбер яшемнән мәктәпне ташлап, вагоннар бушаттым”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: