Барлык яңалыклар
Сәхнә
28 июль 2023, 12:39

“Батырлар вакыты” сезне көтә!

Башкортстанда шул исемдәге патриотик җыр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Анда композиторлар һәм җыр текстлары язучы шагыйрьләр катнаша ала.

“Батырлар вакыты” сезне көтә!
“Батырлар вакыты” сезне көтә!

“Батырлар вакыты” бәйгесе патриотик темага язучы яңа авторлар һәм җырлар эзләүгә, музыкаль зәвык булдыруга, яшь буында лидерлык сыйфатларын үстерүгә, аларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Конкурс авторларга һәм башкаручыларга үзләренең иҗатын җәмәгатьчелек алдына чыгару өчен бик яхшы мөмкинлек бирә.

и авторитетных деятелей в области авторской песни и поэзии.

Җиңүчеләрнең җырлары “Батырлар вакыты” патриотик фестивалендә яңгыраячак.  Конкурста катнашу өчен яшь буенча чикләүләр юк, финанс чыгымнары да таләп ителми.

Конкурс өч номинация буенча уза. Һәр номинациядә җиңүчеләр лауреат дипломы, истәлекле призлар һәм акчалата бүләк алачак. Гран-при иясе 300 000 сум белән бүләкләнәчәк. «Автор җыры» номинациясендә җиңүчеләргә призлы урыннар өчен 150 000, 100 000 һәм 50 000 сум түләү каралган. Башкорт һәм рус телләрендәге  «Җыр сүзләре» һәм «Композитор» номинациясендә җиңүчеләргә 100 000, 70 000 һәм 30 000 сум түләнәчәк.

Конкурс өч этапта уздырыла:

I этап – сайлап алу (онлайн): 2023 елның 15 июненнән 1 августка кадәр.

II этап - ярымфинал: 2023 елның 16 августы;

III этап - финал: 2023 елның 26-27 августы.

Гаризалар 1 августка кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу өчен барлык документларны бергә туплап, бер хат белән [email protected] электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Сайлап алу этабы нәтиҗәләре 7 августта "ВКонтакте" социаль челтәрендәге «Башкортстанның мәдәни программалары дирекциясе» («Дирекция культурных программ РБ») төркемендә дөнья күрәчәк.

Фото: dk-udgp.ru

 

“Батырлар вакыты” сезне көтә!
“Батырлар вакыты” сезне көтә!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: