Барлык яңалыклар
Сәхнә
10 июль 2023, 17:13

Гармунчылар көч сынашты

"Авылларда гармун моңы" фестивале тирә-яктан иң оста гармунчыларны җыйды.

Гармунчылар көч сынашты
Гармунчылар көч сынашты

8 июльдә Татарстанның Актаныш районы Чөгәнә авылында гармунчылар фестивале үтте. Ул 3 нче тапкыр оештырыла һәм  "Авылларда гармун моңы" дип атала. Фестивальдә шулай ук Башкортстанның Октябрьски, Туймазы шәһәрләре, Чакмагыш районының оста гармунчылары катнашты. Чакмагышлылар -- Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Калмашбаш авылы мәдәният йорты хезмәткәре Рәвис Сабитов, абруйлы тренер, шуңа өстәп шәп гармунчы Ранис Баянов, Яңа Коты авылы мәдәният йорты җитәкчесе Урал Шәяхмәтов, Рәҗәптән Рифир Галиуллин район данын лаеклы якладылар. Алар барысы да --  Чакмагыш районының мәдәният учагы каршында ощак еллар эшләп килүче  "Идел" оркестры әгъзалары.
Көн дәвамында биредә гармунчылар үзләренең барлык сәләтләрен күрсәтергә тырыштылар. Ә тырышка уңыш юлдаш, диләрме әле? Алар шулай ук "Ачык микрофон" пресс-конференциясендә актив катнаштылар, "Көй тартыш" бәйгесендә ярыштылар.

Фестиваль кысаларында оештырылган бәйгеләргә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхетдинов, композитор Инсаф Хәбибуллин һәм Мирзанур Фәрухшин бәя бирделәр, киңәшләрен җиткерделәр.


Юлай НИЗАЕВ.

Гармунчылар көч сынашты
Гармунчылар көч сынашты
Гармунчылар көч сынашты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: