Барлык яңалыклар
Сәхнә
15 Май , 14:20

“Бүреләр” концерт куя

16 майда Уфаның “Конгресс-холл”ында узачак тамашадан кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәмгә юнәлтеләчәк.

“Бүреләр” концерт куя
“Бүреләр” концерт куя

Иртәгә, 16 майда, 19.00 сәгатьтә Уфаның “Конгресс-холл” бинасында Burelar башкорт рок-төркеменең “Туганнарча йөрәк” дип аталган концерты узачак. Билет сатудан кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәмгә юнәлтеләчәк. 1,5 сәгатькә исәпләнгән концертта төркемнең иске альбомнарыннан популяр хитлар һәм яңа җырлар башкарылачак.

Әлеге концертны оештыру уе Burelar төркеменең лидеры Илшат Абдуллинда апрель аенда 12 фургон һәм берничә “Газель” автомобилендәге гуманитар конвой белән Донбасска барып кайтканнан соң туа.

 – Мин СВО зонасына барып, анда хезмәт итүче якташларыбыз белән бер савыттан ашадым, бер палаткада йокладым. Аларның күзләрендә туган якны һәм якыннарын сагынулары сизелсә дә, һаман да күтәренке күңелле булып калалар. Егетләребез белән күп сөйләштек, җырлар җырладык. Күп нәрсә үзгәргән. Башкортстан сугышчылары барлык кирәк-яраклар белән дә тәэмин ителгән. Шулай да хәрбиләргә аеруча кирәкле әйберләр бар – болар медикаментлар, жгутлар, репилентлар һәм башкалар. Без бу эштән читтә кала алмаган вакыт. Анда безнең егетләр хезмәт итә. Без аларга ярдәм итәргә тиеш,  – ди Burelar төркеменең лидеры, Башкортстанның Җәмәгать палатасы әгъзасы Илшат Абдуллин.

Концертка билетларны түбәндәге сайттан сатып алырга мөмкин: https://ufa.kassir.ru/koncert/burelar#

Белешмәләр өчен телефон: 8 965 927 88 77.

“Бүреләр” концерт куя
“Бүреләр” концерт куя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас в