Барлык яңалыклар
Сәхнә
5 Май 2023, 12:44

“Сәләт” яңа сәләтләр ача!

Уфа Фән һәм технологияләр университетының “Сәләт” татар музыкаль-поэтик театры “Студент язы – 2023” республика фестивалендә җиңү яулады.

“Сәләт” яңа сәләтләр ача!
“Сәләт” яңа сәләтләр ача!

Уфа Фән һәм технологияләр университетының (элекке Башкорт дәүләт университеты) татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршында “Сәләт” татар музыкаль-поэтик театры инде берничә ел эшләп килә. Театр эшендә филология факультетының татар-рус бүлеге студентлары гына түгел, башка белгечлекләр буенча белем алучы яшьләр дә теләп катнаша. “Сәләт”нең иҗади труппасы белән татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, Татарстанның халык, Башкортстанның атказнаган артисты Марат ШӘРИПОВ җитәкчелек итә. Әйткәндәй, ул театр куйган пьеса һәм композицияләрнең автор-режиссеры да.

Төрле югары уку йортларының иҗат коллективлары арасында узган “Студент язы – 2023” республика фестиваленә “Сәләт” ике премьера чыгарды. “Җиде кыз” драмасы өчен фестивальнең лауреаты итеп танылды һәм II урын яулады. Марат ШӘРИПОВ авторлыгында һәм режиссерлыгында куелган “Идегәй” дастаны серләре” поэтик композициясе шулай ук II урынга һәм лауреат дипломына лаек булды. Шулай итеп,  Уфа Фән һәм технологияләр университетының иҗади коллективлары яулаган 4 призлы урынның икесе “сәләтчеләр”дә булып чыкты. Татар яшьләр театры өчен бу – зур казаныш!

– Конкурска әзерләнү студентлар өчен актерлык осталыгы буенча яхшы мәктәп булды, алар сәхнә тәҗрибәсе алдылар, үзләрен яңа сыйфатта ачтылар, – дип горурлык белән әйтә Марат ШӘРИПОВ.

“Сәләтчеләрне” алда яңа премьералар, яңа конкурс-бәйгеләр көтә. Аларга уңыш телибез!

Фотолар “Сәләт” театры архивыннан алынды.

“Сәләт” яңа сәләтләр ача!
“Сәләт” яңа сәләтләр ача!
“Сәләт” яңа сәләтләр ача!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: