2 майда Уфада совет һәм башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең "Ярлыкау" повесте буенча кинофильм премьерасы булды.
Фильмны тәкъдир итү "Синема Парк Галерея Арт" кинотеатрында узды, ә иртәгә фильм бөтенрусия прокатына чыгачак. Сюжет үзәгендә -- 20 яшьлек сержант-танкчы Любомир Зуха тарихы, ул испан коммунистлары кызы Мария Терезага гашыйк була. Частьта «отбой» командасы яңгырауга, сержант аның белән очрашуга йөгерә. Егет хәрби вакыт законнары буенча авыр җинаять кылуын аңламый... Фильм сугыш драмасы жанрына карый, әмма үзәктә -- сугыш шартларында ике яшь йөрәкнең мәхәббәте.
Картинаны карарга мәдәният җәмәгатьчелеге вәкилләре, Уфа театрлары актерлары, "Мостай Кәрим" круиз лайнерының 70тән артык пассажиры, журналистлар һәм блогерлар килде. Фильмны режиссер Айнур Әскәров җитәкчелегендәге иҗади төркем тәкъдим итте. Чарада М. Кәримнең кызы Әлфия ханым катнашты.
Чыганак: Башинформ.