Барлык яңалыклар
Сәхнә
4 апрель 2023, 10:26

Элвин ГРЕЙга ни булган?

Видеоклип төшергәндә авариягә юлыккан җырчы бүген ни хәлдә?

Элвин ГРЕЙга ни булган?
Элвин ГРЕЙга ни булган?

Популяр җырчы үзенең телеграм-каналында тамашачылары алдында гафу үтенеп, түбәндәгеләрне язды: “Дусларым, клип төшергәндә, минем белән форс-мажор килеп чыкты. Концертларның графигына үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. Аларның берсеннән дә баш тартмыйм, ләкин вакытларын күчерергә мәҗбүрмен. Сатып алынган билетлар үз көчендә кала. Сезнең алда гафу үтенеп, аңлавыгызга өмет итәм.”

Элвин ГРЕЙ язуынча, бу күңелсез вакыйга “Текелди” дип аталган җырга видеоклип төшергән вакытта килеп чыккан. Кулын сындырганнан соң табиблар аңа кимендә бер айга концертларын кичектерергә киңәш биргәннәр. Җырчы аларның киңәшен тотып, 7 апрельдә Самарада узасы концертын – 6 июньгә, 9 апрельгә тәгаенләнгән Тольяттидагы чыгышын – 7 июньгә, 11 апрельдә Оренбургта узасы тамашасын – 5 июньгә, 13 апрельдә үтәргә тиешле Орск каласындагы концертын – 4 июньгә, 14 апрельгә билгеләнгән Стәрлетамак шәһәренә гастрольләрен 29 майга күчерергә мәҗбүр булган.

Шулай да ул күңелен төшерми. Телеграм-каналына күз яшьләре аша елмаеп: “Хәзер минем хезмәт кенәгәмә “Каскадер” дигән һөнәр өстәргә кирәк. Безнең хаталарны кабатламагыз”, – дип язып куйган.

Чыганак: Элвин Грейның телеграм-каналы.

Элвин ГРЕЙга ни булган?
Элвин ГРЕЙга ни булган?
Элвин ГРЕЙга ни булган?
Элвин ГРЕЙга ни булган?
Элвин ГРЕЙга ни булган?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: