Чара кысаларында Амина Жаман Башкорт опера һәм балет театрының генераль директоры Илмар Әлмөхәммәтовка Рудольф Нуриев чыгышларының сирәк очрый торган бродвей афишасының күчермәсен тантаналы рәвештә тапшырды.
Беренче тапкыр алар 2022 елның сентябрендә ГИТИСның уку залында үткән "Сол Юрок - импресарио" конференциясендә тәкъдим ителгән. Хәзер бу афишалар -- Башкорт опера театры музееның лаеклы экспонатлары.
Режиссер һәм драматург Амина Жаман үзенең 15 елдан артык гомерен АКШ һәм Европа архивларында һәм фондларында даһи биюченең иҗатын өйрәнүгә багышлаган, аның дуслары һәм хезмәттәшләре белән очрашкан. Эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, Рудольф Нуреев турында пьеса иҗат ителгән.
Р. Нуриевның тууына 85 ел тулган елда А.Жаман Уфага килергә карар иткән, аның балачагы үткән шәһәрне күрергә теләгән. Шулай ук үзенең уникаль эшләнмәләре белән уртаклашу максатын куйган.
Кич белән кунаклар Ф.И.Шаляпин репертуарыннан А.Абдразаков куйган "Дон Кихот" операсында булдылар һәм режиссер, опера артистлары белән аралаштылар.