+10 °С
Болытлы
Бу көнне “Биатлон” комплексында Кышкы спорт төрләре көне үтә. Шунда ук Русиянең биатлон буенча чемпионаты да узачак. Анда Русиянең иң күренекле спортчылары катнашырга тиеш. Бу хакта социаль челтәрләр аша популяр җырчы Элвин Грей хәбәр итте.
– Алар ярышачак, ә без сезнең белән яраткан җырларыбызны җырларбыз, якташларыбыз өчен җан атарбыз, аннары үзебез дә чаңгыга басып карарбыз, ә соңыннан тагын җырларбыз. Кәефегезнең күтәренкелеге өчен җаваплылыкны мин үз өстемә алам. Барыгызны да көтеп калам! – дип язды ул.
Бәйге һәм концерт 4 февральдә, 14 сәгатьтә Уфаның “Биатлон” спорт комплексында башлана. Килегез!
Фото: afisha-ufa.ru