Барлык яңалыклар
Сәхнә
9 гыйнвар , 09:47

Салават янә бабай булачак

Популяр җырчы Салават ФӘТХЕТДИНОВның улы Рөстәм һәм килене Рузиянең гаиләсендә тиздән сабый дөньяга аваз салырга тиеш.

Салават янә бабай булачак
Салават янә бабай булачак

Якташыбыз Салават Фәтхетдиновны тиздән тагын бер тапкыр бабай булуы белән котлый алачакбыз. Җырчының улы Рөстәм Фәтхетдинов әти булырга әзерләнә. Бәби көткән тормыш иптәше Рузияне кочаклап төшкән Яңа ел фотосы белән сторисларында уртаклаша.

Рузия үзе дә, елга йомгак ясап, видеоролик урнаштырган. Кадрларда аның тесты «авырлы» дип күрсәткән, һәм УЗИ үткән мизгелләрен күзәтергә мөмкин.

Рөстәм сөйгәненә тәкъдимне февраль аенда Чаллыдагы узышлар вакытында ясады. Август аенда яшьләр гөрләтеп туй мәҗлесе уздырды.

Фото: https://vk.com/tatarstan_bashkortostan_video

Салават янә бабай булачак
Салават янә бабай булачак
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас в