Барлык яңалыклар
Сәхнә
13 ноябрь 2022, 21:59

Зөләйха күзләрен япты

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры репертуардан Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен алып ташлады.

Зөләйха күзләрен япты
Зөләйха күзләрен япты

Әлеге спектакль  2017 елдан алып уйналды. Гүзәл Яхина романын режиссер Айрат Абушахманов сәхнәләштергән иде. Спектакльнең инсценировкасын Русия драматургы Ярослава Пулинович язган. Башкорт теленә Хөрмәтулла Үтәшев тәрҗемә иткән.

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы бестселлерга әверелде һәм күп кенә телләргә тәрҗемә ителде. Әсәрнең авторы “Зур китап” һәм “Ясная Поляна” премияләренә лаек булды.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры да  Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” спектакле өчен күп кенә премияләргә лаек булды. 2019 елда Русиянең “Алтын битлек” бүләгенә дә ия булды.

Театр репертуардан алу сәбәбен Украинада барган махсус операциягә Гүзәл Яхина белән карашлар туры килмәү белән аңлатты.

Театр җитәкчелеге фикеренчә, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры Русия Украинада үткәрергә мәҗбүр булган махсус хәрби операцияне хуплый, театр Русия халкы өчен бердәм рухи кыйммәтләрне пропагандалауга юнәлдерелгән дип аңлата.

Гүзәл Яхина исә операция башланган 24 февраль  аның тынычлыгын тар-мар иткән көн дип исәпли һәм хәрби операциягә каршы булуын белдергән иде.

 

Фото театрның Вк битеннән.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: