Барлык яңалыклар
Сәхнә
3 ноябрь 2022, 14:07

Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИНнан ике мәзәк

Популяр җырчы Нәфкать Нигъмәтуллинның иҗади төркеменә ифрат шаян, шук егетләр җыелган. Берсеннән-берсе уздырып кызык чыгарырга ярата алар.

Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИНнан ике мәзәк
Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИНнан ике мәзәк

“Йолдызлар” парады

Нәфкать Нигъмәтуллинның иҗади төркеменә ифрат шаян, шук егетләр җыелган. Алар берсен-берсе уздырып, кызыклар ясарга яраталар. Шулай берчак җәен Мәләвез шәһәренә концерт куярга баралар болар. Тамаша кичен генә, ә көндезен вакытны ничек үткәрергә? Егетләр аптырап калмый, Рәфис Фазылҗан – Алла Пугачева, Ирек Галиев – Филипп Киркоров, Альберт Галимуллин – Верка Сердючка булып киенеләр дә шәһәр паркына чыгалар. Шундый килештерәләр егетләр – күпләрне аларны чын Мәскәү артистлары дип кабул итә. Хәтта ГАИ хезмәткәрләре дә честь биреп, каршылыйлар һәм шук егетләрне теләгән урыннарына түләүсез-нисез илтеп куялар. Кыскасы, Пугачева, Киркоров, Сердючкаларның Мәләвезгә килүе турындагы хәбәр шәһәрдә яшен тизлеге белән тарала. Шуклык бары тик кичке концерт вакытында гына ачыла. Шулай да, тамашачылар ачуланмый, рәхәтләнеп көлә генә.

Уеннан-уймак

Төркемнең гитарачасы Ирек Галиев теләсә кемнең тавышын оригиналдан һич аермаслык итеп кабатлау сәләтенә ия. Үзенең иҗатташларын шулай дусларча шаяртып алырга аеруча ярата ул. Бервакыт Ирек Салават Фәтхетдиновның тавышы белән шагыйрь-композиторларга шылтырата башлый. Иң башта композитор Альфред Якшимбетовка чыга бу:

– Ни, Альфред, мин иртәгә Химиклар мәдәният сараенда зур концерт үткәрәм. Син дә килмичә калма. Урының түрдән. Җырларыңны да күпләп башкарачакмын, – ди ул.

Тегесе берсүзсез ризалаша. Аннан Ирек – “Салават” башка шагыйрь-композиторларга һәм җырчыларга да шылтыратып, аларның кайсын шушы концертта җырларга, кайсын шигырь укырга чакырып чыга. “Мэтр”ның тәкъдимен кире кагучы табылмый.

Иртәгәсен “хөрмәтле кунаклар” мәдәният сарае янына килеп басса, концерт та, Салават та юк. Ачулары килгән сәнгать халкы: “Болай шаярырга нинди хакың бар?” – дип чын Салаватка шалтырата башлый. Халык җырчысы исә бернәрсә дә аңламый. Шулай итеп, чак уеннан уймак чыкмый кала. Соңыннан эш узып, ачуы басылгач кына, Салават Фәтхетдиновтан үзенең шуклыгы өчен Ирек үзе гафу сорый. Тынычланган Салават рәхәтләнеп салаватча кеткелдәп бер көлә дә, егетне гафу итә.

Фото: lyricsonline.ru

Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИНнан ике мәзәк
Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИНнан ике мәзәк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: