Очрашуда башкалада яшәүчеләр белән бүгенге Башкортстан авылларының чынбарлыгы, аларның үсеш перспективалары турында сүз күтәреләчәк. Бу проектның тамырлары быел август аенда Зилаер районында узган “Замандаш” театраль-фольклор экспедициясенә барып тоташа. Аның барышында драматурглар, журналистлар һәм М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артистлары районда яшәүчеләр белән очрашып, театраль постановкалар әзерләү өчен әңгәмәләр корды, бай видеоархив һәм фотоархив туплады. Экспедициядә катнашучылар 17 авылда булып, 200дән артык респондент белән аралашты. Бу эштә күпсанлы респондентлар да катнашты. Ноябрь аенда әдәби-сәхнә десанты Башкортстанның Хәйбулла районына төшәчәк. Әлеге проект “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Иҗади кешеләр” федераль проектына кергән “Мәдәният ирекмәннәре” программасы буенча башкарыла.
Экспедициягә нәтиҗә Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында узачак очрашуда ясалачак. Анда документаль спектакль һәм «UTV телекомпаниясе әзерләгән фильм-репортаж күрсәтеләчәк. Очрашу 22 октябрьдә, кичке сәгать 6 да башлана. Рәхим итегез!
Чыганак: https://gorobzor.ru