Сәхнә
19 Сентября 2022, 04:49

Айдар ГАЛИМОВ хатыны белән ничек танышкан?

Бу хакта җырчы үзенең “Контактта” социаль челтәрендәге битендә бик тәфсилләп сөйләгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Айдар ГАЛИМОВ хатыны белән ничек танышкан?Айдар ГАЛИМОВ хатыны белән ничек танышкан?
Айдар ГАЛИМОВ хатыны белән ничек танышкан?

“ВК”дагы “Айдар Галимов – Народный артист РБ и РТ” битендә Айдар ГАЛИМОВ үзенең мәхәббәт тарихын бәян итте:  

Без Зилә белән Уфа автотранспорт техникумында бергә укыдык. Үзешчән сәнгатькә зур игътибар бирелә иде бездә – мин инде, әлбәттә, сәхнәдән төшмим. Зилә дә җырга мөкиббән киткән кеше – бер бәйрәмдә оештырылган концертта сәхнәгә ул да чыкты. Шулай таныштык... Аннан «автомотопробег»ка чыгып киттек (ул чакта әле гастрольнең ни икәнен белмибез!): төрле җирләргә барып, техникум турында сөйлибез, үзебезгә укырга чакырабыз. Шул чакта Зилә белән тагын да якынайдык.

Ул мине армиягә озатып калды. Ә аннан, күрергә дип, яныма килде! Литвага кадәр! Балтыйк буе ул чакта да барыбер чит ил кебек иде бит. Аның киләсен белми идем, әлбәттә. Өйрәнүләр вакыты иде. Бер лейтенант: «А ты знаешь, что к тебе девушка приехала?» – ди. Ышанмадым! Булмас дим! Бергә үткәргән һәр мизгеле истә ул чакның... Армиядән кайткач, озак очрашып йөрмәдек инде, өйләнештек.

Чыганак: https://vk.com/aidar.galimov?w=wall-2276907_25063

Айдар ГАЛИМОВ хатыны белән ничек танышкан?
Айдар ГАЛИМОВ хатыны белән ничек танышкан?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас