Рөстәм Миңнеханов якташыбыз Радик Юлъякшинны (сәхнә тәхәллүсе – Элвин ГРЕЙ) “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеме белән бүләкләү турындагы Указга 23 апрельдә үк кул куйган иде. Ләкин бүләкләү тантанасын 25 августка калдырдылар. Җырчыга бүләк әле Мәскәүдә узучы Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында тапшырылды. “Атказанган артист” билгесен җырчының күкрәгенә Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов үзе беркетте.
Бүләкләү уңаеннан Элвин ГРЕЙ үз шатлыгын социаль челтәрләрдә белдерде:
– Бу – безнең уртак җиңүебез. Бергә булуыбыз өчен зур рәхмәт! Барыгызны да кысып кочаклыйм һәм яратам. Киләчәктә тагы да илһамланыбрак иҗат итәчәкбез, – дип язды ул.
Фото: Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте.