Барлык яңалыклар
Сәхнә
23 август 2022, 15:02

Радик Юлъякшин башкортча җырлавын ташламаячак. Ә татарча?

Радикның образы һәм җырлары өлгергән ир-ат артистка бөтенләй килешми. Шуңа күрә Радик Юлъякшин шоу-бизнеста үсеш алу өчен Мәскәүгә күчәргә кирәк дип тапкан иде.

Радик Юлъякшин башкортча җырлавын ташламаячак. Ә татарча?
Радик Юлъякшин башкортча җырлавын ташламаячак. Ә татарча?

Радик Юлъякшин элек  Мәскәүдә шактый озак вакыт яшәп кайткан иде. Әмма  егеткә анда танылу мөмкин булмый.  Мәскәүдә урыс телендә чыгыш ясау өчен осталыгы җитми, ә ил башкаласында татар-башкортча чыгыш ясау өчен милли эстрада үсешмәгән. Шуның аркасында артист Уфага һәм Казанга әйләнеп кайтып, дан һәм танылу тапты. Әмма дистә  елдан соң ул кабат китәргә булуын белдереп, бары тик урысча җырлаячагын гына белдергән иде.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты  милли эстрадада тагы да югарырак үсешкә ирешеп булмый дип тапкан. Аның уенча, ул чыгыш ясаган образ,  башлыча, яшь артист өчен генә туры килә. Өлкәнәйгән саен әлеге образда чыгыш ясау дөрес түгел. Ягъни Радикның образы һәм җырлары өлгергән ир-ат артистка бөтенләй килешми. Шуңа күрә Радик Юлъякшин шоу-бизнеста үсеш алу өчен Мәскәүгә күчәргә кирәк дип тапкан. Сәнгать белгечләре аның Мәскәүдә таныла алмый кабат кайтуы ихтимал дип фаразлый.

Радик Юлъякшин “Башкортостан” радиосына Мәскәүгә китсә дә башкортча җырлавын дәвам итәчәген белдерде.

 

Фото: ok.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: