Барлык яңалыклар
Сәхнә
11 август 2022, 19:07

“Мин китәм!!!”

Популяр җырчы Элвин ГРЕЙ бүген милли эстрададан китүе һәм яшәргә Мәскәүгә күченүе турында белдерде.

“Мин китәм!!!”
“Мин китәм!!!”

Башкорт һәм татар эстрадасы йолдызы Элвин ГРЕЙ (чын исеме – Радик ЮЛЪЯКШИН) әле Башкортстанда. Ул хатын-кызларсыз, бары тик егетләр компаниясендә ял итә – “кара” мунча керә, Агыйдел буенча салда төшә, палаткада йоклый, кичләрен учак яннарында уздыра. Бу хакта җырчы бүген социаль челтәрләрнең берсендәге шәхси битендә белдерде. Ләкин бу иң мөһиме түгел.

Шунда ук Элвин ГРЕЙ үзенең милли эстрадада эшчәнлеген тәмамлавы хакында хәбәр итә.

– Башкорт һәм татар телләрендә 2022 елда чыгарылган җырларым милли эстрадада 16 елга сузылган  эшчәнлегемдә соңгылары булачак. “Балигълык яшемне” 2023 елның язында Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында –  “Татнефть – Арена”да һәм “Уфа – Арена”да билгелиячәкмен. Соңгы чыгышым Мәскәүдә, “Лужники” стадионында узачак.

Бу өлкәдә нәрсә эшли алам, барысын да эшләдем. Аңларсыз дип уйлыйм. Иң мөһиме, минем репертуарым аша балалар да туган тел белән кызыксына башлады. Алга атларга кирәк , – дип яза ул.

Җырчының сүзләренә караганда, аның рус телендә яздырылган материалы күп тупланган. Ә Уфа – Казан арасында гына яшәп, яңа проектны алга этәрү шактый авыр. Шуңа күрә Элвин (Радик) хатыны белән яшәргә Мәскәүгә күченергә карар кылган.

– Тиздән мине федераль каналлардан күрерсез һәм ишетерсез, дип өметләнәм, – ди бу хакта җырчы. – Күпләргә минем бу карарым ошамас, социаль челтәрләрдә мине туган халкыма хыянәт итүдә гаепли башларлар. Ә кемнәрдер, “милли эстрада” дип аталган тымык күлдә Элвин Грей исемле “күз көеге”нең югалуына чиксез шатланыр. Барыгызга да яхшы теләкләр!

Постының ахырында якташыбыз “бу трактатны язу авыр булды”, дип өстәгән.

Фото: mkset.ru

“Мин китәм!!!”
“Мин китәм!!!”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: