Популяр җырчы Радик Юлъякшин Үзбәкстанга визиты вакытында йогышлы чир йоктырган. Анда ул Сабантуй бәйрәмендә чыгыш ясарга чакырылган булган. Ул Үзбәкстанда булган көннәрдә эсселек хөкем сөрә, шул сәбәпле, автомобильләрдә һәм бина эчендә кондиционерлар даими эшләп тора. Нәтиҗәдә, Юлъякшин авырып китә. Ул гайморит белән авыруын хәбәр итә. Гайморит ул танаудагы тын юлларының ялкынсынуы. Хәзер, җырчы сүзләренә караганда, чир акрынлап чигенә бара.
Болар хакында музыкант социаль челтәрләрендә язып чыкты.
Шунысын да билгеләргә кирәк, гайморитны дәваламасаң, яки дәвалауның нәтиҗәлелеге булмаса, инфекция башка урыннарга күчәргә һәм бөтен организм өчен авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Фото: rb7.ru