Барлык яңалыклар
Сәхнә
25 июнь 2022, 09:53

Бөекләр нидән үлгән?

“Шоколадный зайчик” җыры белән танылган Пьер Нарцисска 45 яшь буласа, Юрий Шатуновка 48 иде. Ни өчен танылган музыкантлар шулай иртә үлә?

Бөекләр нидән үлгән?
Бөекләр нидән үлгән?

Узган атнада ике күренекле сәнгать әһеле бакыйлыкка күчте. Икесе дә шактый яшь иде. “Шоколадный зайчик” җыры белән танылган Пьер Нарцисска 45 яшь буласа, Юрий Шатуновка 48 иде. Ни өчен танылган музыкантлар шулай иртә үлә?
Беренче мәгълүмат буенча, Юра Шатунов нәкъ менә көчле миокард трансмураль инфарктыннан вафат булган. Трансмураль – димәк, йөрәк мускуллары тулысынча зыян күргән дигән сүз. Танылган җырчылар еш кына йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча хәвефле төркемгә карый. Чөнки поп-йолдызлар бүген Чиләбедә концерт бирсә, иртәгә – Владимирда, аннан соң Ерак Көнчыгышка оча. Болар барсы да сәламәтлеккә тәэсир итә. Хәтта яшь чактагы гастрольләр дә эзсез калмый.

Пьер Нарциссның диагнозы, мәгълүмат чараларыннан мәгълүм булганча – подагра. Бу системалы характердагы ревматик авыру, аның сәбәбе канда сидек кислотасының артык булуы, пурин алмашуы бозылу. Бу диагноз организм өчен шактый авыр, исән калу өчен диета тоту, сәламәт тормыш рәвеше, стресслардан саклану таләп ителә. Артист тормышы исә боларга урын калдырмый. Җырчы “Йолдызлар фабрикасы” белән шәһәрләр буйлап йөреп, яки төнге клубларда чыгыш ясаганда аны үтәгәндер дип булмый…

 


Фото: melissa-12.livejournal.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: