Дуслары хәбәр итүенчә, Юрий Шатунов сыра эчкән, пешерелгән кысла ашаган. Табынның иң кызган мәлендә аның хәле кинәт начарайган, ул йөрәк авыртуына зарлана башлаган. Өйдә бернинди дару да булмаган. Шуңа күрә дуслары аны якындагы дәваханәгә алып киткән. Алар поликлиникага килеп җиткәндә, Юрий инде мөстәкыйль атларлык хәлдә булмый. Бу хактагы видеоязма Интернет буенча йөри, ләкин этик сәбәпләр буенча без аны элмибез.
Дәваханәдә артистны аңына китерергә тырышалар, ләкин бу барып чыкмый, шуннан соң реанимациягә илтер өчен “Ашыгыч ярдәм” чакыралар. Реанимация бүлегенең иң якыны Домодедово хастаханәсендә була. “Ашыгыч ярдәм” машинасында җырчының йөрәге туктый, ләкин медиклар аны кабат эшләтеп җибәрәләр. Җырчы клиникага кадәр исән барып җитә, ләкин хәле инде бик начар була. Хастаханәгә керү белән ул вафат була. Үлеменең сәбәбе – инфаркт, йөрәк ярылу.
Фото: kupisantehniky.ru