Барлык яңалыклар
Сәхнә
22 июнь 2022, 22:15

Гөлназ Асаева – автоголик!

Популяр җырчы Гөлназ Асаева үзе турында кызыклы фактлар белән уртаклашты.

Гөлназ Асаева – автоголик!
Гөлназ Асаева – автоголик!

Популяр җырчы Гөлназ Асаева үзе турында кызыклы фактлар белән уртаклашырга булган. Баксаң, аның ире Вилдан белән уртак хыялы бар икән. Хыяллары – автомобиль сатып алу. Җырчы сүзләренә караганда, бу теләкләре матди “аякка баскач” башланган. Шуннан соң алар автосалоннар буенча походларын башлаганнар.

– Салоннар буйлап машиналар карап йөрү үзе бер ләззәт икән. Караган саен теләк көчәя, – дигән Гөлназ Асаева.

2013 елда “Тулпар” журналына мәкалә язганда Гөлназ үзенең хоббие дип шопинг, ягъни кибетләр буйлап кием сайлап һәм алып йөрүен әйткән иде. Димәк ул “шопоголик”тан “автоголик”ка күчкән. Бу заманда машина алу өчен аякта нык басып тору кирәк.

 


Фото: Мунир ВАФИН.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: