Барлык яңалыклар
Сәхнә
18 Май 2022, 15:05

Легендар “ДДТ” төркеме – Уфада!

Бүген “Уфа-Арена” спорт сараенда быел 40 еллык юбилеен билгеләүче рок-төркемнең “Эволюция” дип аталган зур концерт программасы узачак.

Легендар “ДДТ” төркеме – Уфада!
Легендар “ДДТ” төркеме – Уфада!

Концерт “ДДТ” төркеменең – 40 еллык, ә аның лидеры Юрий Шевчукның 65 яшьлек юбилеена багышлана. Әйткәндәй, Юрий Юлианович үзенең туган көнен әле яңа – 16 майда гына билгеләде.

“ДДТ” төркеме 1980 елда Уфада барлыкка килә. Беренче һәм икенче альбомнарын да ярымяшерен шартларда биредә яздыра, концертын да монда үткәрә. 1984 елда КГБ хезмәткәрләренең эзәрлекләвенә түзә алмыйча, аңа нигез салган Юрий Шевчук Ленинградка китәргә мәҗбүр була. Моңа кадәр ул Башкорт дәүләт педагогия институтының художество-графика факультетын тәмамлап, өч ел дәвамында рәсем укытучысы вазыйфасында мәктәптә эшләгән була.

Төркемгә чын танылу да Ленинградта килә. Ул тиз арада СССР рок-төркемнәре арасында әйдәп баручы коллективларның берсенә әверелә, илдә генә түгел, дөнья буенча да концерт турлары оештыра. Ләкин кайда гына булмасын, нинди генә популярлык яуламасын, Юрий Шевчук үзенең Уфадан булуын онытмый. Гадәттә, аның иң зур концерт программалары Башкортстан башкаласында оештырыла.

“ДДТ” – 9 мең чамасы тамашачы сыйдырышлы “Уфа-Арена”да аншлаг белән чыгыш ясаган 4 музыкаль төркемнең берсе. Аларның берсе – дөнья рок-сәхнәсенең гранды “Scorpions”, икенчесе – Мәскәүнең бик популяр “Руки вверх” поп-төркеме, өченчесе исә үзебездә яшәүче “йолдыз” Элвин Грей. 2003 елда Юрий Шевчук “Башкортстанның халык артисты” исеме белән бүләкләнде.

Әлеге минутларда сәхнәдә концертка әзерлек эшләре бара. Ә билетлар исә, артык реклама булмаса да, күптәннән сатылып беткән.

Фото: rb7.ru

Легендар “ДДТ” төркеме – Уфада!
Легендар “ДДТ” төркеме – Уфада!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: