Барлык яңалыклар
Сәхнә
4 Май 2022, 22:34

Сәвия апа нинди серләр саклый?

6 майда “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында Сәвия апа Сираева озак еллар күңел түрендә йөрткән серләре белән уртаклашачак.

Сәвия апа нинди серләр саклый?
Сәвия апа нинди серләр саклый?

6 майда Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында  Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Салават Юлаев ордены кавалеры, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Сәвия Сираева белән иҗади очрашу узачак.

“Сугыш көйдергән балачагым” дип исемләнгән әлеге чарада Сәвия апа озак еллар күңел түрендә йөрткән серләре белән уртаклашачак, авыр балачагы хакындагы хатирәләре белән бүлешәчәк.
Сәвия Гыймаделислам кызы “Нур” театрында 1993 елдан бирле эшли. Бүген дә ул коллективта алыштыргысыз актриса, театрның йөзек кашы.
Очрашу 15.00 сәгатьтә башланачак.
Чарага билетларны Пушкин картасы буенча да алырга мөмкин.
Билетлар театрның рәсми сайтындаһәм кассада (тел. 248-95-33) сатыла.

Сәвия апа нинди серләр саклый?
Сәвия апа нинди серләр саклый?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: