Барлык яңалыклар
Сәхнә
17 февраль 2022, 22:35

"Театраль Идел буе"

Идел буе федераль округында яшьләр һәм балалар театрлары ярыша. 

"Театраль Идел буе"
"Театраль Идел буе"

Башкортстанның театр сәнгате өлкәсендәге экспертлары Идел буе федераль округының башка төбәкләре тәкъдим иткән  иң яхшы спектакльләргә баллар куйдылар.  Яшьләр һәм балалар коллективлары арасында иҗади эшләр рейтингы төзелде.  Шулай ук «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы актриса», «Иң яхшы актер» номинацияләрендә лидерлар билгеләнде.

Ә инде Башкортстан финалистларын башка төбәкләрнең жюрие бәяләде.

Әлегә тавыш бирү нәтиҗәләре әйтелми. Алар 27 мартта, 2022 елгы Халыкара театр көнендә, фестивальнең финалында билгеле булачак.

Бу иҗтимагый проект яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү, аның мәдәни даирәсен киңәйтү, яшьләр һәм балаларда мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләр формалаштыру, театр сәнгатен үстерү өчен шартлар тудыруны күздә тота.

Чыганак: Башинформ.

"Театраль Идел буе"
"Театраль Идел буе"
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: