Барлык яңалыклар
Сәхнә
21 декабрь 2021, 11:55

Элвин ГРЕЙ – Татарстанда ел кешесе!

“Мине татар халкы күтәрде!”, – дип белдерде популяр җырчы.

Элвин ГРЕЙ – Татарстанда ел кешесе!
Элвин ГРЕЙ – Татарстанда ел кешесе!

2021 ел якташыбыз. популяр җырчы Элвин ГРЕЙ (Радик Юлъякшин) өчен шактый низаглы булып чыкты. Иң башта Роспотребнадзорның Татарстан идарәлеге аны концертларында коронавируска каршы тыюларны бозуда гаепләп, зур штраф салды. Җырчы башта ел буена Татарстанда концерт бирмәскә вәгъдә итсә дә, барыбер тамашачыга булган сөюе җиңде – ул Биектау районында чыгыш ясады. Икенче зур низаг – сәхнәдәше, популяр җырчы Фирдүс ТЯМАЕВ белән булды. Фирдүс быел Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылына килеп, концерт куя алмыйча кайтып киткән иде. Моның өчен ул Элвин ГРЕЙны гаепләде.

Шуңа карамастан, Татарстанның популяр «БИЗНЕС Online» басмасы Элвин ГРЕЙны Татарстанда мәдәният өлкәсендә “Ел кешесе” дип игълан итте. Шул уңайдан якташыбыз түбәндәге мөрәҗәгать белән чыгыш ясады:

– Чынлыкта музыканы бүләргә кирәкми, бу сәясәт түгел. Халык җыр тыңларга килә, ә сәясәт турында аңлаешсыз әйберләр сөйләргә түгел. Мин халык өчен эшлим, аларны тыңласыннар өчен җырлар язам, – диде артист. – Мин халыклар дуслыгы яклы. Татар халкын бик хөрмәт итәм, чөнки ул мине күтәрде! Бу сүздән оялмыйм, чыннан да күтәрде! Татар халкы мине таныды, шуңа күрә мин Татарстанда теркәлгәнмендер дә инде. Минем йортым монда, әнием биредә яши, шуңа күрә татар халкын бик хөрмәт итәм, яратам һәм дулкынланам. Мин бик рәхмәтле!

Фото: “Бизнес-ОНЛАЙН”, https://www.business-gazeta.ru/article/533571

Элвин ГРЕЙ – Татарстанда ел кешесе!
Элвин ГРЕЙ – Татарстанда ел кешесе!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: