Барлык яңалыклар
Сәхнә
20 декабрь 2021, 16:47

Иң кыйммәтле артист кем?

Бәйрәмнәрдә кайбер артистның гонорары 10 миллион сумнан башлана.

Иң кыйммәтле артист кем?
Иң кыйммәтле артист кем?

Йолдызлар Яңа ел бәйрәмендә дистәләрчә миллион сум акча эшли. Сүз сәнгать йолдызлары турында бара. Һәм, әлбәттә, Башкортстан һәм Татарстан артистлары түгел, ә Мәскәүнекеләр хакында.

Пандемия сәбәпле, заказлы һәм  коммерция концертлары азрак куела. Әмма хәзер дә  алдынгылар сафында булган артистлар бар. Яңа ел каникулларында байлар рестораннарда, курортларда, яхталарда, башка мәйданчыкларда дуслары, хезмәттәшләре өчен кичәләр һәм концертлар оештыралар. Фестивальләр, банкетлар рестораннарда да үткәрелә.

Франциянең Альп тауларындагы Куршевель тау чаңгысы курортында кичке ашка һәм Лепс концертына 2 мең еврога (167 мең сум)  теләгән һәр кеше эләгә ала. Кичәне Николай Фоменко алып бара, Яңа ел көннәрендә Лепсның бәйрәм графигы тыгыз. 31 декабрьдә төнлә Григорий Лепс Барвихада да “Кайнар Яңа ел”да  җырларга өлгерәчәк. Бәйрәмнәрдә музыкантның гонорары 10 миллион сумнан башлана.

“Иванушки International” һәм “Дискотека Авария”ның гонорары  –  Яңа елга гонорары 5 миллион сумнан башлана.

Безнең татар-башкорт артистларының Яңа елда күпмегә җырлаулары турында рәсми мәгълүмат юк. Шулай да җәен Сабан туйларында 200, 150 мең сумга җырлап йөрүләрен ишеткән бар.

 

Фото: culture.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: