Барлык яңалыклар
Сәхнә
14 декабрь 2021, 07:55

“Ләйсән” янә илдә беренче!

Уфа шәһәренең 2нче Татар якшәмбе мәктәбендә эшләп килгән “Ләйсән” халык биюе ансамбле “Русия, бие!” Халыкара фестиваль-конкурсында катнашып, I дәрәҗә дипломга лаек булды.

“Ләйсән” янә илдә беренче!
“Ләйсән” янә илдә беренче!

Әлеге конкурс Русиядә үткәрелгән балалар бию конкурслары арасында иң абруйлыларның берсе. Аның финалында чыгыш ясар өчен, иң башта өч сайлау этабын үтү кирәк. “Ләйсән” әлеге сынауларның һәммәсен дә уңышлы узды.

Бу Уфа шәһәренең 2нче Татар якшәмбе мәктәбендә эшләп килгән иҗади коллективның беренче җиңүе генә түгел. Төрле дәрәҗәдә узган бәйге-конкурсларда катнашып, алар инде ярты Русияне әйләнеп чыкты.

“Русия, бие!” Халыкара фестиваль-конкурсы өчен коллектив “Борынгы болгарлар биюе” дигән номер әзерләгән. Моның өчен Идел буе болгарларының фольклорын, әдәби әсәрләрен, милли киемнәрен өйрәнгән, сәхнә костюмнары тектергән. Тырышлык бушка китмәгән: “Ләйсән” янә илдә беренче!

Кызларның остазы, коллектив җитәкчесе, Уфа шәһәренең 2нче Татар якшәмбе мәктәбе педагогы Рәзидә Халидәр кызы НИЗАМЕТДИНОВАның тырышлыгын аерым билгеләргә кирәк. Ул – бию буенча республикадагы иң тәҗрибәле, бию өчен бар күңелен биргән чын мәгънәсендәге Остазларның берсе.

Рәзидә НИЗАМЕТДИНОВА фотосы.

“Ләйсән” янә илдә беренче!
“Ләйсән” янә илдә беренче!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: