Барлык яңалыклар
Сәхнә
25 ноябрь 2021, 10:54

Ирина ГАНИЕВА – җиңүче!

Уфа «Нур» Татар дәүләт театры артисты Ирина ГАНИЕВА Чабаксар шәһәрендә үткән VI Төбәкара милли театрлар фестивалендә җиңү яулады.

Ирина ГАНИЕВА – җиңүче!
Ирина ГАНИЕВА – җиңүче!

16 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Чабаксар шәһәрендә милли театрларның «Идел әкияте» дип аталган VI Төбәкара фестивале узды. Анда яшь тамашачы, яшьләр һәм драма театрлары коллективлары катнашты. Спектакльләр офлайн һәм онлайн форматларда күрсәтелде. Тамашаларны атказанган сәнгать эшлеклесе Динә Дәүләтшина  җитәкчелегендәге абруйлы жюри бәяләде. Уфа «Нур» Татар дәүләт театры бәйгедә Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Айгөл иле» спектакле белән катнашты. Актриса Ирина Ганиева әлеге драмада баш героиняның әнисе – Зөлхәбирә ролен башкаруы өчен «Икенче пландагы иң яхшы роль»  номинациясендә җиңүче дип танылды. Барлык тамашачылар һәм укучыларыбыз исеменнән җиңүчене һәм “Нур” театры коллективын чын күңелдән котлыйбыз!

Фото: https://teatrnur.ru/

Ирина ГАНИЕВА – җиңүче!
Ирина ГАНИЕВА – җиңүче!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: