Барлык яңалыклар
Сәхнә
14 ноябрь 2021, 18:13

Радик Юлъякшинның хатыны Инзилә борынын яңартты

Популяр җырчы Радик Юлъякшинның хатыны Инзилә матураю өчен косметик чара – ринопластика ясатты.

Радик Юлъякшинның хатыны Инзилә борынын яңартты
Радик Юлъякшинның хатыны Инзилә борынын яңартты

Популяр җырчы Радик Юлъякшинның хатыны Инзилә операциягә киткән иде. Тегенди-мондый операция түгел, ә  матураю өчен косметик чара – ринопластика.

“Күпләр үзендә нәрсә дә булса  үзгәртергә тели. Мин күптән ринопластика ясарга хыялландым. Күп кенә кызларның үз комплекслары бар һәм мин искәрмә түгел. Минем гаиләм һәм ирем мине хуплады”, –  дип язган иде Инзилә Юлъякшина операциягә китәр алдыннан.
Инзилә пластик операциядән соң ике атна махсус бәйләвеч йөртә. Ниһаять, ул бәйләвечен салып матурайган борынын Инстаграм укучыларына күрсәтте.

Инзилә Фәтхетдинова – татар кызы, тумышы белән Ижаудан. 2018 елда ул Удмурт республикасында  татар кызлары арасында узган матурлык бәйгесендә җиңүче булган иде. Казан шәһәрендә шул ук елны узган матурлык конкурсында призлы урыннар алалмады. Радик белән Инзиләнең яшь аермасы  –11 яшь. Быел алар икесе дә җәнҗал герое булып алдылар. Радик юл хәрәкәтен күп тапкырлар бозып штраф түләмәгәне өчен, Инзилә машина йөртергә “права” алу вакыйгасы белән. Ул машина йөртү таныклыгын февраль аенда Сибайда алган иде. Моны интернетта “сатып алган” дип гаепләүчеләр дә булды.

 

Фото: Инзилә Юлъякшинаның Инстаграм битеннән.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: