Барлык яңалыклар
Сәхнә
12 ноябрь 2021, 00:35

Элвин Грей машинасы белән идарә итә белми

Аның GLS 600 модельле “Майбах” машинасы 20 миллион сум тора.

Элвин Грей машинасы белән идарә итә белми
Элвин Грей машинасы белән идарә итә белми

Уфада башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы Элвин Грей тәхәллүсе белән йөргән Радик Юлъякшинның һәм аның кәләше Инзилә Фәтхетдинованың никахлашу тантанасы булган иде. Никахны алар ел башында ук Казанда уздырдылар, ә туйларын Уфаның “Торатау” конгресс-холлында үткәргәннәр иде. Туйда аның продюсеры яшьләргә 20 миллион сум торган GLS 600 модельле “Майбах” машинасы бүләк иткән дип яздылар. Социаль челтәрләрдә Элвин Грейның продюсеры ул кадәр акча җыя алуына шикләнүчеләр дә булды. Алар машинаны башка кеше бүләк иткән дип фаразлый.

Радик Юлъякшин Казаннан Уфага кайтышлый машинасында кыенлыкларга очраган. Баксаң, идарә итүдә бар әйберне дә белеп бетерми икән. “Машина утыргычы массаж да ясый,тик аның белән идарә итү өчен ымлап хәрәкәтләр ясый белергә кирәк”, – дип язган ул үзенең Инстаграм битенә.

 

Фото:: 1zoom.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: