Барлык яңалыклар
Сәхнә
30 октябрь 2021, 23:26

Уфа цирксыз интегә

Уфаның фуражка рәвешендә эшләнгән циркы тузды.

Уфа цирксыз интегә
Уфа цирксыз интегә

Уфада цирк 1960 елларда махсус эшләнгән проект буенча төзелә башлый. Аның уникальлеге – түбә төзелеше, ул фуражка рәвешендә эшләнгән.

Уфа циркы   1968 елның ноябрендә ачыла. Соңрак шундый ук проектлар СССРның башка шәһәрләрендә – Воронеж, Пермь, Брянск, Самара, Новосибирск, Харьков, Донецк шәһәрләрендә дә барлыкка килә. Шул ук вакытта артистлар труппасы төзелә, аны Мәскәүгә  укырга җибәрәләр.

2017 елда бина яраксыз дип табыла һәм ябыла.

Уфада цирк бинасын реконструкцияләүгә 2022 ел башында керешү планлаштырыла. Ул Уфаның 450 еллыгына кабат ишекләрен ачачак. Төзекләндерү миллиард ярым сумга төшәчәк.

 

Фото: bash.news

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: