Барлык яңалыклар
Сәхнә
28 октябрь 2021, 13:08

Радик Юльякшинның хатыны операциядә!

Популяр җырчы Радик Юльякшин Себердә гастрольләрдә йөргән вакытта хатыны Инзилә операциягә киткән.

Радик Юльякшинның хатыны операциядә!
Радик Юльякшинның хатыны операциядә!

Популяр җырчы Радик Юльякшин Себердә гастрольләрдә йөргән вакытта хатыны Инзилә операциягә киткән. Тегенди-мондый операция түгел, ә нибары матураю өчен косметик чара – ринопластика.

Элегрәк Инзилә социаль челтәрдәге үзенең укучыларын  операциягә әзерләнүе турында кисәткән иде инде, әмма төгәл  әйтмәде. Ул  ПЦР-тест һәм сәламәтлек тикшерүнең тагын берничә процедурасын ясатуы турында хәбәр итте. Шуннан соң Инзилә Мәскәүгә очты, ә аның яраткан ире Табул һәм Түбән Вартада чыгыш ясый.

“Күпләр үзендә нәрсә дә булса да үзгәртергә тели. Юк, бу күкрәк түгел. Мин күптән ринопластика ясарга хыялландым. Күп кенә кызларның үз комплекслары бар, һәм мин искәрмә түгел. Минем гаиләм һәм ирем мине хуплады”, –  дип язган Инзилә Юльякшина.

 

Радик Юльякшин instagram фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: