Барлык яңалыклар
Сәхнә
18 октябрь 2021, 21:23

Гөлназ Асаеваның кызына исем табылды!

17 октябрь популяр яшь җырчы Гөлназ Асаева һәм аның тормыш иптәше Вилдан Шәмсетдиновның кызы туган иде.

Гөлназ Асаеваның кызына исем табылды!
Гөлназ Асаеваның кызына исем табылды!

17 октябрь популяр яшь җырчы  Гөлназ Асаева һәм аның тормыш иптәше Вилдан Шәмсетдиновның кызы туган иде. Бүген яшь әти-әнинең кызларына нинди исем кушарга җыенулары билгеле булды. Гөлназ Асаева һәм  Вилдан Шәмсетдинов кызларын Динә дип атарга булганннар. Бу хакта Чаллыдагы “Күңел” дип аталучы татар радиосы туры эфирда хәбәр итте.

Элегрәк Асаева үзенең йөкле булуын җентекләп яшергән иде. Гөлназ озак-озак өйдән чыкмый ятты һәм үз хәле турындагы сорауларга эмоциональ, бик кызып, кискен җавап бирә  иде. Әйтик, туры эфир вакытында артисттан авырлы булуы турында кызыксынган  фанатларга ул “не ваше собачье дело”, дип җавап биргән иде.

 

Фото: embedy.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: