«Бүген безнең өчен бик мөһим көн. Безнең сабыебыз дөньяга аваз салды Үзем язам, үзем ышанмыйм. Аллаһка шөкер», – дип язган Гөлназ “Инстаграм”дагы сәхифәсендә.
Җырчының ире Вильдан Шәмсетдинов исә социаль челтәрдә кечкенә кызы белән төшкән беренче фотосын урнаштырган һәм: «Аллаһы Тәгаләгә һәм сиңа рәхмәт, мәхәббәтем», – дип белдергән.
Җырчыларны сәхнәдәшләре якташыбызны тормышындагы бу шатлыклы вакыйга белән белән тәбрик иткән. «Сезнең өчен бик шатбыз. Бәбиегез сау-сәламәт, тигез канатлы, озын гомерле булсын», «Бик матур яңалык. Исән-сау үстерегез. Елап аптыратмасын, акыллы, тәүфыйклы бала булсын», – дип язганнар.
“Инстаграм” сәхифәсендә җырчының дуслары «Кай арада өлгердегез?», «Эчең күренмәде дә бит», – дип гаҗәпләнгәннәр.
Фото: atnya-rt.ru