Барлык яңалыклар
Сәхнә
3 сентябрь 2021, 22:11

Фирдүс Тямаев Элвин Грейга каршы

Фирдүс Тямаев Элвин Грейдан рухи зыян өчен – 500 мең сум, Кыргыз-Миякә авылы мәдәният йортыннан ике көнлек концертта керем ала алмаудан килгән зарарны каплату өчен 350 мең сум акча таләп итә.

Фирдүс Тямаев Элвин Грейга каршы
Фирдүс Тямаев Элвин Грейга каршы

22 мартта Фирдүс Тямаевның Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында булырга тиешле концерты алдыннан мәдәният йортында электр утлары сүндерелгән иде. Идән астын су баскан, шуңа электр утын сүндерергә туры килде дип аңлатканнар. Тямаев подвалны тикшергән, анда су булмаган. Җырчы каршылыкларны махсус оештыруларын белдерде. Аңа каршы Элвин Грей Тямаевның этносларны бер-берсенә каршы оештыруда, халыкны болгатуда, татарларны башкортларга каршы куюда гаепләгән иде.

Фирдүс Тямаевның юристлары Элвин Грейның Инстаграмдагы постын яла ягу буларак бәяләп Казанның "Вишневский" полиция бүлегенә гариза язган иде. Полиция бүлеге җинаять эше ачудан баш тарткан. Әлеге уңайдан юристлар Казанның Вахитов районы прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Анда тикшерүне дөрес булмаган дип табып, гаризаны кабат полиция бүлекчәсенә кире кайтарганнар.

Фирдүс Тямаев Элвин Грейдан рухи зыян өчен – 500 мең сум, Кыргыз-Миякә авылы мәдәният йортыннан ике көнлек концертта керем ала алмаудан килгән зарарны каплату өчен 350 мең сум акча таләп итә.

 

 

Фото: prokazan.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: