Барлык яңалыклар
Сәхнә
7 июль 2021, 11:29

Рөстәм Асаев – дүртенче тапкыр әти!

Якташыбыз,  җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев инде дүртенче тапкыр әти булды!

Рөстәм Асаев – дүртенче тапкыр әти!
Рөстәм Асаев – дүртенче тапкыр әти!
Рөстәм Асаев – дүртенче тапкыр әти!
Рөстәм Асаев – дүртенче тапкыр әти!

Кичә Казаннан Уфага шатлыклы хәбәр килеп төште. Якташыбыз,  җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевның гаиләсе ишәеп киткән. Аның тормыш иптәше Айгөл Казанның беренче бала тудыру йортында ир бала тапкан. Сабыйга нинди исем кушачаклары әлегә билгеле түгел. Җырчының моңа кадәр туган балалары Гөлназ, Мөслим, Әминә исемнәрен йөртә. Кечкенәнең дә исеме шундый ук милли булыр дип ышанабыз.

Барлык укучыларыбыз исеменнән Асаевлар гаиләсенә имин, тигез тормыш, ә сабыйга сәламәтлек, тәүфыйк, әти-әнисе кебек талантлы булып үсүен телибез!

Чыганак: Интертат.

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: