Барлык яңалыклар
Сәхнә
6 июль 2021, 10:03

Салават Фәтхетдиновта – страус йомыркасы!

Хәзер җырчы аннан ничек чебеш чыгарырга дип баш вата.

Салават Фәтхетдиновта – страус йомыркасы!
Салават Фәтхетдиновта – страус йомыркасы!
Салават Фәтхетдиновта – страус йомыркасы!
Салават Фәтхетдиновта – страус йомыркасы!

Популяр җырчы Элвин Грей үзенең өлкән иҗатташы Салават Фәтхетдиновка 5 страус чебешен бүләк иткән. Шуңа өстәп, бер йомырка да биргән. Бу мизгелләрне җырчы Инстаграмдагы шәхси битендә урнаштырган. Элвин Грей шушы бер йомырка белән сигез кешене туендырырга мөмкин, ди. Ә Салават Фәтхетдинов исә йомыркадан ничек чебеш чыгарырга дип баш вата.

Биш страус чебешен Элвин Грей, тартмаларга тутырып, машинасында Салават Фәтхетдиновның өенә үк китергән.

– Ярты ел элек Салават абыйга Африка страусларын бүләк итәм, дип вәгъдә биргән идем. Менә бүген, ниһаять, алып килдем. Хәзер инде тизрәк үскәннәрен күрәсе килә. Алар өч метрга кадәр җитәргә тиеш, – ди башкорт эстрадасы йолдызы.

Салават белән Ләйсән Фәтхетдиновлар исә, соңгы елларда экзотик мал тоту белән мавыксалар да, мондый олы йомырканы беренче тапкыр күрәләр.

Шулай итеп, җырчының фермасындагы кәҗәләр, павлиннар һәм ишәк янына биш страус та өстәләчәк. Хәер, нигә бишәү? Тиздән алар алтау да булып китәргә мөмкин. Салават абый, түземлеге җитеп, утырып, йомыркадан страус чебешен генә чыгарсын! Ә аннары... страус ите җитештерү буенча дөнья магнаты булып та китүе мөмкин.

Фото: Элвин Грейның Инстаграмдагы битеннән.

Читайте нас: