Рәсемханә
25 Октября 2024, 13:42

Нестеров музеенда – Третьяковка галереясе

31 октябрьдән 15 декабрьгә кадәр Уфада яшәүчеләр һәм кунаклар Нестеров музеена барып, Мәскәүнең Третьяковка галереясеннән килгән күргәзмә белән таныша алачак.

Нестеров музеенда – Третьяковка галереясеНестеров музеенда – Третьяковка галереясе
Нестеров музеенда – Третьяковка галереясе

“Академизмнан импрессионизмга. XIX гасырның икенче яртысы — XX гасыр башы пейзажы һәм портреты” дип аталган экспозиция Уфаның 450 еллыгына багышланган. Ул Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров идеясе белән оештырылды. Третьяковканың генераль директоры Елена Проничева әлеге башлангычны хуплап чыкты.

Күргәзмә галерея тупланмасының мөһим өлешен тәшкил итүче 49 картинаны үз эченә ала. Анда күренекле рус рәссамнары иҗат иткән пейзажлар һәм портретлар тәкъдим ителә. Экспозиция пейзаж һәм портрет сәнгатенең үсешен чагылдырган дүрт бүлектән тора. Тамашачылар рус рәсем сәнгате мәктәбенең күренекле вәкилләре А.К. Саврасов, В.Д. Поленов, И.И. Левитан, И.И. Шишкин, В.Г. Перов, Л.Л. Каменев, К.А. Коровин, В.А. Серов, В.Э. Борисов-Мусатов, И.Э. Грабарь, Н.В. Мещерин, М.Ф. Ларионов, Н.С. Гончарова әсәрләре белән хозурлана алачак.

Күргәзмә Нестеров музее белән Третьяковка галереясе арасындагы күпьеллык иҗади элемтәләрнең символына әверелде. Аның Башкортстан җирендә узуы Уфа һәм республика өчен истәлекле вакыйгага әвереләчәк.

Күргәзмә 2024 елның 31 октябреннән 15 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: https://panoramarb.ru/

Нестеров музеенда – Третьяковка галереясе
Нестеров музеенда – Третьяковка галереясе
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас